Казан мөхтәсибәтенең чираттагы җыелышы үтте

01 декабрь 2011 ел 17:42

2011 елның 1 декабрендә Казан мөхтәсибәтендә Казан имамнары һәм имам-хатыйбларының чираттагы җыелышы үтте. Үткәрелгән чарада Республикабыз Мөфтие Илдус хәзрәт Фәйзов, Казан шәһәре имам-мөхтәсибе Мансур хәзрәт Җәләлетдинов, республикабызның баш казые Җәлил хәзрәт Фазлыев, Казан шәһәре муниципаль берәмлеге Башкарма комитетының Телләрне үстерү һәм иҗтимагый оешмалар белән үзара бәйләнешләр бүлеге башлыгы Ирек Арсланов, Татарстан президенты каршындагы дини берләшмәләр белән хезмәттәшлек итү идарәсе башлыгы урынбасары Илнур Гатауллин, башкала казые Мәхмүт хәзрәт Шәрәфетдинов, төньяк көнбатыш регионы казые Сөләйман хәзрәт Зарипов катнаштылар.

Илдус хәзрәт Фәйзов катнашучыларны шәһәребездәге дини эшчәнлек белән таныштырып үтте, имамнарны борчыган сорауларына җавап бирде.

Корбан гаетен шәһәребездә тиешле дәрәҗәдә оештырганнары өчен, Ирек Арсланов Шәһәр администрациясе исеменнән дин әһелләренә рәхмәтен җиткерде.

 

Дин әһеле
1992 -1998 елларда
Дин әһеле
1998 - 2011 елларда
Дин әһеле
2011 – 2013 елларда
Дин әһеле
2013 елның 17 апрелендә сайланды

Намаз вакытлары

Иртәнге намаз
Кояш чыга
Өйлә намазы
Икенде намазы
Ахшам намазы
Ястү намазы
Яңалыклар архивы
Tatarstan.Net - все сайты Татарстана