2011 елның 26 ноябрендә Ульян өлкәсендә Өченче Кулатка укулары узды. Үткәрелгән чарада Алты районының имам-хатыйблары, мәдрәсә—мәхәллә мөгаллимнәре, Ульян өлкәсе мөселманнарының дини идарә җитәкчеләре, Казаннан Россия ислам институты ректоры Рәфыйк хәзрәт Мөхәммәтшин, Республикабызның баш казые Җәлил хәзрәт Фазлыев, Диния нәзарәтенең гомуми бүлек җитәкчесе, Ислам динен кабул итүгә 1000 ел исемендәге Казан югары мөселман мәдрәсәсе директоры Ильяс хәзрәт Җиһаншин, Бөтендөнья татар конгрессының беренче урынбасары Ирек Шәриповлар катнашты.
Укуларның төп темасы – “Әбү-Хәнифә мәзһәбе юнәлешендә мәчет, мәдрәсәләрдә дини укуларны оештыру”. Кулатка укуларында “Рәсәйдә дини уку-укытуның күп баскычлы тәҗрибәсен оештыру”, “Урта профессионал мәдрәсәнең яшәеше”, “Балтач районы мәктәпләрендә әхлак дәресен укыту тәҗрибәсе” кебек чыгышлар тыңланылды.
ТР Мөфтие Илдус хәзрәт Фәйзов исеменнән “Өченче Кулатка укулары”н оештыручыларга рәхмәт хатлары тапшырылды.