РФ Президенты белән очрашу

22 ноябрь 2011 ел 10:58

2011 елның 19 ноябрендә ТР Мөфтие Илдус хәзрәт Фәйзов Россия мөфтиләренең РФ Президенты Дмитрий Медведев белән очрашуында катнашты. Очрашуның төп максаты – экстремизмга каршы тору – бүгенге көндә бик тә актуаль, чөнки соңгы ике айда гына да Төньяк Кавказда халык арасында соңгы сулышкача экстремистик идеологияне таратуга каршы торган абруйлы дин әһелләре үлде. Дини экстремизмның сәбәбе, президент фикеренчә, яшьләрнең элементар дин нигезләрен белмәүдән килә. Шуңа да алар төрле радикаль эктремистик юнәлешләргә бирешүчән булалар. “Ил җитәкчелеге бик яхшы аңлый: бары тик дин әһелләре генә,  традицион ислам каннуннарын таратучылар гына радикализмга һәм экстремизмга каршы тора алалар”, - дип белдерде илебез башлыгы.

Әлеге проблеманың башка ягы – думаларның сайлау алды кампаниясе, сәяси партияләр шуңа да үзләренең максатларында милли тематиканы кулланалар.

“Илебез сайлаулар алдында тора. Без үзебезне бердәм халык буларак тоярга тиешбез. Фетнә чыгаручыларга катгый каршы торырга кирәк”.

Шулай ук мәгариф, ММЧ, кадрлар әзерләү һәм дини оешмаларның дәүләт структуралары белән хезмәттәшлегенә дә тукталып үтелде.

Дин әһеле
1992 -1998 елларда
Дин әһеле
1998 - 2011 елларда
Дин әһеле
2011 – 2013 елларда
Дин әһеле
2013 елның 17 апрелендә сайланды

Намаз вакытлары

Иртәнге намаз
Кояш чыга
Өйлә намазы
Икенде намазы
Ахшам намазы
Ястү намазы
Яңалыклар архивы
Tatarstan.Net - все сайты Татарстана