Кама аръягы казыяте имам-мөхтәсибләренең җыелышы

23 ноябрь 2011 ел 08:33

2011 елның 22 ноябрендә Яр Чаллы шәһәренең “Ак мәчет”ендә Кама аръягы казыяте (Түбән Кама, Алабуга, Тукай, Чаллы) имам-мөхтәсибләре һәм имамнарының җыелышы булып үтте.

Үткәрелгән чарада ТР Мөфтиенең беренче урынбасары Абдулла хәзрәт Әдһәмов, ТР мөселманнары Диния нәзарәтенең гомуми бүлек җитәкчесе Ильяс хәзрәт Җиһаншин, район администрациясе вәкилләре дә катнашты.

Җыелышта киләсе 2012нче елга якынча эш планы төзелде һәм фикер алышу булды. Абдулла хәзрәт Әдһәмов Диния нәзарәте эшчәнлеге белән таныштырып үтте. Шулай ук җыелышта имамнарны борчыган күп кенә сорауларга җавап бирелде.

Дин әһеле
1992 -1998 елларда
Дин әһеле
1998 - 2011 елларда
Дин әһеле
2011 – 2013 елларда
Дин әһеле
2013 елның 17 апрелендә сайланды

Намаз вакытлары

Иртәнге намаз
Кояш чыга
Өйлә намазы
Икенде намазы
Ахшам намазы
Ястү намазы
Яңалыклар архивы
Tatarstan.Net - все сайты Татарстана