“Сабыйга-2” акциясенә йомгак ясалды

22 ноябрь 2011 ел 19:57

Белгәнебезчә, Үзәкләшкән дини оешма – Татарстан Җөмһүрияте мөселманнары Диния нәзарәте “Яңа гасыр” радиосы белән берлектә 2011 елның 18 октябреннән 18 ноябренә хәтле “Сабыйга-2” акциясе уздырган иде. Әлеге акция кысаларында Казан шәһәренең Киров районында урнашкан Балалар инфекцион хастаханәсендәге  әниләре ташлап киткән яңа туган сабыйларга ярдәм күрсәтелде. Ай дәвамында республикабыз халкы җәмгыятебезгә битараф калмауларын дәлилләп, сабыйларга күпсанлы кирәк-яраклар алып килделәр.

21 ноябрьдә Диния нәзарәте һәм “Яңа гасыр” радиосы хезмәткәрләре Балалар инфекцион хастаханәсенә барып, акциядә җыелган әйберләрне тапшырдылар.

Хәйрия һәм ярдәм күрсәтү бүлеге җитәкчесе Гөлнара Садыйкова билгеләп үткәнчә, акциядә катнашучыларның күбесе үзләре дә йә авыру балалар тәрбиялиләр, йә гади генә хезмәткәрләр, йә якыннары да сынауга очраган, ягъни үзләре дә тормыш авырлыклары белән очрашкан кешеләр. Диния нәзарәте киләчәктә дә мохтаҗларга һәм ятимнәргә булдыра алганча ярдәм күрсәтәчәк һәм мондый төрдәге хәйрия акцияләрен тагы да арттырачак, дип искәртте ул.

Дин әһеле
1992 -1998 елларда
Дин әһеле
1998 - 2011 елларда
Дин әһеле
2011 – 2013 елларда
Дин әһеле
2013 елның 17 апрелендә сайланды

Намаз вакытлары

Иртәнге намаз
Кояш чыга
Өйлә намазы
Икенде намазы
Ахшам намазы
Ястү намазы
Яңалыклар архивы
Tatarstan.Net - все сайты Татарстана