26 нчы ноябрьдән 2 нче декабрьгә кадәр Үзәкләшкән дини оешма – Татарстан Республикасы мөселманнары Диния нәзарәте һәм Казан шәһәре спорт комитеты тарафыннан III спартакиада уздырыла.
Ярышлар тәртибе түбәндәгечә:
26 ноябрь – өстәл теннисы (егетләр һәм кызлар);
28 ноябрь – стритбол (егетләр һәм кызлар);
30 ноябрь – волейбол (егетләр);
2 декабрь – җиңел атлетика (800 метрга йөгерү, озынлыкка сикерү – егетләр).
Ярышлар Казанның төрле спорт корылмаларында узачак.
Җиңүчеләр медальләр һәм дипломнар белән бүләкләнәчәк. Барлык төр ярышларда да җиңүче команда күчмә кубокка ия булачак.
Ярышларда 15 яшьтән 23 яшькә кадәргеләр катнаша ала.