2011 елның 20 ноябрендә ТР мөселманнары Диния нәзарәте,Ислам мәдәнияте,фән һәм мәгарифенә булышлык күрсәтү Фонды, шулай ук инициатив яшьләргә булышлык күрсәтү "Киләчәк факторы" иҗтимагый фонды белән берлектә, «Яшьләр күзлегеннән Ислам» исемендәге ислам граффити фестивале үткәрде.
Үткәрелгән чарада Татарстан мөфтие Илдус хәзрәт Фәйзов, ТРның дини оешмалар белән эшләү идарәсе башлыгы Марат Гатин, ТҖ МДНнең уку-укыту бүлеге җитәкчесе Вәлилулла хәзрәт Якупов катнаштылар.
Татарстан мөфтие Илдус хәзрәт Фәйзов әлеге фестивальнең әһәмиятлелегенә аерым басым ясап үтте: “Конкурсның катнашучылары Аллаһы Тәгалә тарафыннан булдырылган матурлыкны үзләре ничек күрүләрен чагылдыра алдылар, киләчәктә дә ТҖ МДН, Аллаһы Тәгаләнең ярдәме белән, мондый төрдәге сәнгати фестивальләрне үткәрүне дәвам итәр дип өметләнәм”.
«Яшьләр күзлегеннән Ислам» исемендәге ислам граффити фестиваленең җиңүчеләре дип түбәндәгеләр табылды: Гүзәл Гариповага “Бахр” (“Диңгез”) композициясе өчен өченче урын бирелде, икенче урын Чаллы командасына: Илмир Мөхәммәтов, Айрат Садыков, Илсур Әхмәтшин, беренче урын – Игорь Афанасьев һәм ЛилДи (Казан командасына). Барлык катнашучыларга да истәлекле бүләкләр, җиңүчеләргә исә кыйммәтле призлар, шул исәптән графитти-рәссамнең төп "корал"ы - махсус буяулар да тапшырылды.