РИУнда Россия ислам университетының Әлмәт һәм Түбән Кама мәдрәсәләре белән бердәм хезмәттәшлеге турында килешү төзелде.
Әлеге килешүгә Рәфыйк Исламгалиев мәдрәсә директоры булгач ирешелде, моңа кадәр, әлеге мәдрәсәләр үзара хезмәттәшлек итмиләр иде.
Ирешелгән килешү кысаларында РИУ түбәндәге мәдрәсәләргә методологик яктан ярдәм күрсәтәчәк, Түбән Кама РИУ студентларын үзенә практика үтәргә алачак, РИУ үзе үткәргән чараларга (семинарлар, уку-укыту курслары, төрле конкурслар һ.б.) барлык укытучыларны һәм шәкертләрне дә җәлеп итәчәк.
Әлеге килешү кысаларында РИУ үзенең укытучыларын түбәндәге мәдрәсәләргә ислам хокукы, дин нигезләре, гакыйдә һ.б өлкәләр буенча укытырга җибәрәчәк.
Киләсе дүшәмбедән Әл-Азхар университетын бетергән РИУ укытучысы Ранис Вахитовның дәресләре башлана. Ул гакыйдә һәм хәдисләр буенча дәресләр бирәчәк.
РИУның Әлмәт һәм Түбән Кама мәдрәсәләре белән хезмәттәшлеге буенча килешү төзүе республикадагы дини уку йортларының хезмәттәшлеген яңа бер баскычка күтәрде.