Мөселманнар өчен олугъ бәйрәмнәрнең берсе булган Корбан гаете уңаеннан җәмәгать намазлары Татарстан территориясендә урнашкан төзәтү учреждениеләрендә дә үтте. Татарстан республикасы буенча ҖҮФХнең төзәтү колонияләрендә төзелгән һәрбер 7 мәчеттә, шулай ук гыйбадәт бүлмәләрендә дә бәйрәм вәгазе һәм бәйрәм намазы укылды.
Төзәтү учрежденияләрендә 500ләп кеше көн дә мәчеткә йөри. Корбан бәйрәмендә генә түгел, мөселманнарның башка бәйрәмнәрендә дә мәхәллә халкының елның-елында артуы күзәтелә.
Төзәтү учрежденияләрендә бәйрәм чаралары өч көн (6-8 ноябрь) дәвам итте. Бирегә ТР мөселманнары Диния нәзарәтеннән хәйрия ярдәме буларак хәләл ризык китерелде. Аны бәйрәм ашы әзерләүдә кулландылар һәм учреждениеләрдәге инвалидларга һәм сырхауларга тараттылар.