"Апрель"дә туган көннәр!

29 июль 2011 ел 18:02

2011 елның 29 июлендә Татарстан Җөмһүрияте Мөселманнарының Диния нәзарәте хезмәткәрләре “Апрель” реабилитацион үзәгендә “Туган көн” исемендәге чара үткәреп кайтты. Махсус чакыртылган аниматорлар чикләнгән мөмкинчелеккә ия булган балаларның кәефләрен күтәрделәр, бәйрәм концерт номерлары һәм уеннар белән үрелеп барды. Туган көннәре җәйге айларга туры килгән балаларга бүләкләр тапшырылды.

Соңыннан Казан шәһәренең мөхтәсибе, “Мәрҗани” мәчетенең имам-хатыйбының ярдәмчесе Илфар хәзрәт Хәсәнов та балаларга үзенең җылы теләкләрен җиткерде, ата-аналарга сабырлык, түземлелек теләде.

Диния нәзарәтенең ярдәм күрсәтү һәм хәйрия бүлеге җитәкчесе Гөлнара Садыйкова: “Мондый төрдәге чаралар киләчәктә дә булачак, бүгенге бәйрәм балаларның күңелләренә хуш килде, аларга тирә-юньдәгеләрнең игътибары, җылысын тою бик тә мөһим. “Туган көн” исеме астындагы чара моны янә раслады. Киләчәктә дә “Апрель” реабилитацион үзәгенә кулыбыздан килгәнчә ярдәм итәргә тырышачакбыз”, - дип ышаныч белдерде.

Үткәрелгән чарадан “Апрель” реабилитацион үзәге хезмәткәрләре дә, ата-аналар да бик канәгать калдылар.

Дин әһеле
1992 -1998 елларда
Дин әһеле
1998 - 2011 елларда
Дин әһеле
2011 – 2013 елларда
Дин әһеле
2013 елның 17 апрелендә сайланды

Намаз вакытлары

Иртәнге намаз
Кояш чыга
Өйлә намазы
Икенде намазы
Ахшам намазы
Ястү намазы
Яңалыклар архивы
Tatarstan.Net - все сайты Татарстана