“ТҖ МДНнең иң яхшы дини белем бирү учреждениесе (мәдрәсәсе)” I республика конкурсы старт алды

18 ноябрь 2011 ел 09:45

“ТҖ МДНнең иң яхшы дини белем бирү учреждениесе (мәдрәсәсе)” I республика конкурсы старт алды. Конкурс 2011-2012 уку елында үтәчәк. Оештыручылары - Татарстан Җөмһүрияте мөселманнары Диния нәзарәте.

Конкусрның максаты: дини гыйлем бирүне үстерү, популярлаштыру, студентларның белем сыйфатын яхшырту, укытучыларның белгечлек дәрәҗәсен арттыру, студентларны төрле иҗтимагый чараларда катнашуга чакыру.

Конкурста мәдрәсә, китапханә, тулай торакның халәте, укытучылар составы (фәнни дәрәҗә, укыту стажы, публикацияләр); студентларның төрле чаралардагы активлыгы (олимпиада, спартакиада, иҗтимагый чаралар) исәпкә алыначак.

Конкурсның нәтиҗәләре уку елы азагында билгеле булачак.

Өстәмә мәгълүмат Диния нәзарәте сайтының (http://dumrt.ru/documents) ДОКУМЕНТЛАР бүлегендә.

 

Дин әһеле
1992 -1998 елларда
Дин әһеле
1998 - 2011 елларда
Дин әһеле
2011 – 2013 елларда
Дин әһеле
2013 елның 17 апрелендә сайланды

Намаз вакытлары

Иртәнге намаз
Кояш чыга
Өйлә намазы
Икенде намазы
Ахшам намазы
Ястү намазы
Яңалыклар архивы
Tatarstan.Net - все сайты Татарстана