Иң зур Коръән

14 ноябрь 2011 ел 16:18

17 ноябрьдә сәгать 12.00дә дөньядагы иң зур Коръәнне Кол Шәриф мәчетендә  урнаштырачаклар. Әлеге чарада Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов һәм ТР Президенты киңәшчесе Минтимер Шәймиев катнашачак.

Әлеге Коръән “Реверра ЛТД” италия компаниясе тарафыннан эшләнелгән. Коръәннең зурлыгы – 150 см x 200 см, 632 биттән тора, авырлыгы – 800 кг. Битләре шотланд кәгазеннән ясалган, тышлыгы: малахит, ярымкыйммәтле ташлар, яшма, сусаль алтын, көмеш һ.б.

Изге Коръән Кол Шәриф мәчетенең беренче этажында урнаштырылачак. 2012 елның июнендә әлеге Коръәнне Болгарга күчерәчәкләр. Биредә ул идел болгарлары тарафыннан 922 елда исламны дәүләт дине буларак кабул итүгә багышланган Истәлек билгесе бинасына урнаштырылачак.

Дин әһеле
1992 -1998 елларда
Дин әһеле
1998 - 2011 елларда
Дин әһеле
2011 – 2013 елларда
Дин әһеле
2013 елның 17 апрелендә сайланды

Намаз вакытлары

Иртәнге намаз
Кояш чыга
Өйлә намазы
Икенде намазы
Ахшам намазы
Ястү намазы
Яңалыклар архивы
Tatarstan.Net - все сайты Татарстана