17 ноябрьдә сәгать 12.00дә дөньядагы иң зур Коръәнне Кол Шәриф мәчетендә урнаштырачаклар. Әлеге чарада Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов һәм ТР Президенты киңәшчесе Минтимер Шәймиев катнашачак.
Әлеге Коръән “Реверра ЛТД” италия компаниясе тарафыннан эшләнелгән. Коръәннең зурлыгы – 150 см x 200 см, 632 биттән тора, авырлыгы – 800 кг. Битләре шотланд кәгазеннән ясалган, тышлыгы: малахит, ярымкыйммәтле ташлар, яшма, сусаль алтын, көмеш һ.б.
Изге Коръән Кол Шәриф мәчетенең беренче этажында урнаштырылачак. 2012 елның июнендә әлеге Коръәнне Болгарга күчерәчәкләр. Биредә ул идел болгарлары тарафыннан 922 елда исламны дәүләт дине буларак кабул итүгә багышланган Истәлек билгесе бинасына урнаштырылачак.