Сәхнәдә – мөселман сәнгате

14 ноябрь 2011 ел 14:20

Чаллы шәһәренең «Энергетик» мәдәният йортында «Нәкыш» («Нәфис бизәкләр») мөселман киемнәре һәм «Изгелектә күңелем» исемле бәетләр, мөнәҗәтләр башкаручылар бәйгесендә җиңү яулаганнарның гала концерты узды. Финалда 16 коллектив: мода театры, ателье, мода агентлыклары, татар милли костюмнар тегү белән шөгыльләнгән башка кешеләр катнашты

Киемнәр төрлелеген тәкъдим иткәндә, Татарстанның атказанган артистлары һәм бәйге җиңүчеләре тарафыннан иң яхшы мөнәҗәтләр, бәетләр яңгырады. Программының кунагы булып, җөмһүриятебезнең танылган мөнәҗәт әйтүчесе, Халык артисты Зөхрә Сәхәбиева килгән иде. Жюри билгеләве буенча, чаллылылар арасында иң яхшы мәнәҗәтче итеп, Римма Карамиса сайланды. Икенче урынга Зөлфия Җиһан, ә өченчесенә лаеклы ялда булучы Анна Гыйльметдинова иреште. Татар милли костюмнарын тегү буенча һөнәри осталарның «Нәкыш» дүртенче шәһәр бәйгесе мирасыбызны өйрәнү, халкыбыз йолаларын саклау, татар милли киемнәрен пропогандалау, бәйгедә катнашучылар арасында тәҗрибә белән уртаклашу һәм аларның иҗади кызыксынуларын үстерү ниятеннән үткәрелә. Бәйге нәтиҗәләре буенча, иң яхшы дип каралганы, мөселман хатын-кызлары өчен иң кызыклы коллекцияне тәкъдим иткән «Сабыр» ательесы (җитәкчесе Гөлфия Хәлиуллина) булды. «Бәйрәм костюмнары» номинациясендә «Хәзинә» коллекциясе (җитәкчесе Елена Шумейко) аерылып торды. «Көнкүрештәге костюмнар» номинациясендә «Сабыр» ательесына «Фирдәвес» коллекциясе тагы бер җиңү алып килде. «Туй киемнәре » номинациясендә җиңүне «Энҗе» коллекциясе яулады (дизайнеры Елена Кучукова). «Кыюлык һәм җиңүгә ихтыяр» номинациясендә җиңүче итеп, «Камал» коллекциясе һәм дизайнер Гөлназ Имангулова билгеләнде. «Оригинальлек һәм фантазия» номинациясендә Кама дизайн һәм сәнгать институты студентлары беренчелекне алды, дип хәбәр итә Nabchelny.ru.

Дин әһеле
1992 -1998 елларда
Дин әһеле
1998 - 2011 елларда
Дин әһеле
2011 – 2013 елларда
Дин әһеле
2013 елның 17 апрелендә сайланды

Намаз вакытлары

Иртәнге намаз
Кояш чыга
Өйлә намазы
Икенде намазы
Ахшам намазы
Ястү намазы
Яңалыклар архивы
Tatarstan.Net - все сайты Татарстана