70 ел буе мәчетсез торган авылга азан иңде

14 ноябрь 2011 ел 14:18

2011 елның 11 ноябрендә Арча районының 70 ел буе мәчетсез торган Урта Аты авылында мәчет ачылды. Мәчетнең төзелешенә авыл халкы, урман хуҗалыгы оешмасы, авыл җирлеге җитәкчесе Рафил Шакиров зур ярдәм күрсәткәннәр.

Үткәрелгән чарада Арча муниципаль районы җитәкчесе Алмас Нәзиров, Татарстанның Баш казые Җәлил хәзрәт Фазлыев, Ислам динен кабул итүгә 1000 еллык исемендәге Казан мәдрәсәсе ректоры, Диния нәзарәтенең гомуми бүлек җитәкчесе Ильяс хәзрәт Җиһаншин, Арча районы мөхтәсибе Раил хәзрәт Гыйлаҗев, Саба районының имам-мөхтәсибе Айнур хәзрәт Әхмәтов катнаштылар.

Бүгенге көндә Арча районында 127 авылының 74ендә мәчет бар, яңалары  сафка баса, искеләре дә һәрдаим яңартыла тора. 

Дин әһеле
1992 -1998 елларда
Дин әһеле
1998 - 2011 елларда
Дин әһеле
2011 – 2013 елларда
Дин әһеле
2013 елның 17 апрелендә сайланды

Намаз вакытлары

Иртәнге намаз
Кояш чыга
Өйлә намазы
Икенде намазы
Ахшам намазы
Ястү намазы
Яңалыклар архивы
Tatarstan.Net - все сайты Татарстана