Лаеш һәм Алексеевск районнары имамнары квалификацияләрен үстерде

14 ноябрь 2011 ел 14:14

2011 елның 10 ноябрендә РИУ каршындагы имамнарның квалификацияләрен үстерү үзәгендә берьюлы ике районның (Лаеш һәм Алексеевск) имамнары квалификацияләрен арттырдылар. Үзәккә килгән 11 имам, имтиханнарын уңышлы гына тапшырып, Мөфти Илдус хәзрәт Фәйзовның раславы белән таныклыклар алуга иреште. Әлеге Үзәктә белемнәрен күтәрү турындагы таныклыкны Мөфтинең беренче урынбасары Габдулла хәзрәт Әдһәмов тапшырды һәм барлык имамнарга да бүгенге замана шартларында республикабызда ислам динен таратуда уңышлар теләде.

 

Дин әһеле
1992 -1998 елларда
Дин әһеле
1998 - 2011 елларда
Дин әһеле
2011 – 2013 елларда
Дин әһеле
2013 елның 17 апрелендә сайланды

Намаз вакытлары

Иртәнге намаз
Кояш чыга
Өйлә намазы
Икенде намазы
Ахшам намазы
Ястү намазы
Яңалыклар архивы
Tatarstan.Net - все сайты Татарстана