2011 елның 10 ноябрендә РИУ каршындагы имамнарның квалификацияләрен үстерү үзәгендә берьюлы ике районның (Лаеш һәм Алексеевск) имамнары квалификацияләрен арттырдылар. Үзәккә килгән 11 имам, имтиханнарын уңышлы гына тапшырып, Мөфти Илдус хәзрәт Фәйзовның раславы белән таныклыклар алуга иреште. Әлеге Үзәктә белемнәрен күтәрү турындагы таныклыкны Мөфтинең беренче урынбасары Габдулла хәзрәт Әдһәмов тапшырды һәм барлык имамнарга да бүгенге замана шартларында республикабызда ислам динен таратуда уңышлар теләде.