Арчада имамнар җыелды

10 ноябрь 2011 ел 16:28

2011 елның 10 ноябрендә ТР Мөфтие Илдус хәзрәт Фәйзов Арча шәһәре җәмигъ мәчетендә Арча һәм Әтнә районнарының имамнары һәм укытучылары катнашында узган җыелышта катнашты. Әлеге җыелышта Илдус хәзрәт мөселман өммәте һәм дәүләт арасындагы хезмәттәшлеккә багышланган доклад белән чыгыш ясады. Соңрак ул катнашучыларның сорауларына җавап бирде.

Мәчет каршындагы дин дәресләрен алып баручы остазлар Илдус хәзрәткә рәхмәтләрен җиткерделәр һәм үрнәк ачык дәрес күрсәттеләр.

Үткәрелгән чарада ТР Президентының дини оешмалар белән хезмәттәшлек итү идарәсе рәисе Марат Гатин, республиканың баш казые Җәлил хәзрәт Фазлыев, Әтнә, Арча һәм Саба раойоннары мөхтәсибләре дә катнашты.

Җыелыш кысаларында Илдус хәзрәт Фәйзов Арча муниципаль районы башлыгы Алмаз Нәиров белән дә очрашты. 

Дин әһеле
1992 -1998 елларда
Дин әһеле
1998 - 2011 елларда
Дин әһеле
2011 – 2013 елларда
Дин әһеле
2013 елның 17 апрелендә сайланды

Намаз вакытлары

Иртәнге намаз
Кояш чыга
Өйлә намазы
Икенде намазы
Ахшам намазы
Ястү намазы
Яңалыклар архивы
Tatarstan.Net - все сайты Татарстана