2011 елның 9 ноябрендә ТҖ МДН бинасында Илдус хәзрәт Фәйзов ТРның сәламәтлек саклау министры Айрат Фәррахов һәм Анжела Вавилова исемендәге Хәйрия фонды идарәсе рәисе Владимир Вавилов белән очрашты.
Очрашуда ТР мөселманнары Диния нәзарәте, Казан Епархиясе һәм министрлык арасында хезмәттәшлек итү буенча өч яклы килешү әзерләү турында фикер алыштылар. Соңыннан очрашуда катнашучылар хоспис ачу турында сүз алып бардылар.
Хо́спис — ул медицина учреждениесе, биредә котылгысыз чир белән авыручыларга тиешле дәвалау үткәрелә. Хоспис пациентлары гадәти “йорт” әйберләре белән әйләндереп алынган, аларга туганнары һәм дуслары теләгән вакытта килә ала. Медицина персоналлары тарафыннан паллиатив ярдәм күрсәтелә: авырулар кислород, авыртуны баса торган дарулар, тиешле туклану һ.б.ларны ала алалар. Минимум табиблар һәм максимум урта һәм кече медицина персоналлары. Хосписта булуның төп максаты – гомернең соңгы көннәрен бизәргә тырышу, авыр кичерешләрне аз гына булса да җиңеләйтү.