Якын киләчәктә Казанда Казан рухи семинариясе һәм Россия ислам институты студентлары арасында футбол матчы үткәрү күздә тотыла. Әлеге чараның инициаторлары – күрсәтелгән уку йортларының укутучылары һәм студентлары. Идеяне ТРның мини футболы буенча федерациясе дә күтәреп алган, хәтта федерация вәкилләре техник яктан ярдәм итәргә дә вәгъдә биргәннәр. Уен катнаш формада булачак, ягъни төрле диндәге яшьләр бер командага җыелып, җиңү өчен көрәшәчәкләр. Әлеге чара Казан шәһәре дини уку йортларындагы студентларын берләштерүгә һәм дустанә мөнәсәбәтне ныгытуга янә бер адым булачак. Билгеле булганча, агымдагы елда семинарда катнашучылар һәм шәкертләр республикадагы динара хезмәттәшлек перспективасына багышланган уртак түгәрәк өстәл уздырганнар иде.
Ярыш тәмамланганнан соң, барлык катнашучылар да истәлекле бүләкләр һәм дипломнар белән бүләкләнәчәк.