Мөселман яшьләре К.Насыйри музеенда булып кайттылар

10 ноябрь 2011 ел 15:27

ТҖ МДНнең яшьләр белән эшләү бүлеге һәм “Алтан урта” клубы яшьләре XIX гасыр мәгърифәтчесе Каюм Насыйриның музей-йортында булып кайттылар. Әлеге чара “Даһилар эзеннән” проекты кысаларында узды, проектның максаты – ислам уку йортлары студентларын, мөселман яшьләрен татар халкының дин тәгълиматчеләре, язучылары, галимнәренең тормышлары белән таныштыру, татар мәгърифәтчеләрен пропагандалау, мөселман яшьләрендә милли үзаң тәрбияләү, татар халкының тарихы, мәдәниятенә мәхәббәт уяту. Киләчәктә шулай ук Ш.Мәрҗанинең туган авылын (Арча районы, Ташкичү авылын), Кышкар мәдрәсәсен (Кышкар авылы, Арча районы), Иж-Буби мәдрәсәсен һ.б. урыннарны да зыярат кылу күздә тотыла.

Каюм Насыйри 1825 елның искечә 14 февралендә, элекке Казан губернасы, Зөя өязе (хәзерге Татарстан республикасы, Яшел үзән районы), Югары Шырдан авылында туа. Башлангыч белемне ул атасыннан ала. 1841 елда Каюмны Казандагы бер мәдрәсәгә укырга бирәләр. 1855 елга кадәр ул мәдрәсәдә укып, гарәп-фарсы телләрен өйрәнү өстенә, үзлегеннән татар телен дә яхшы үзләштерә. Яшерен рәвештә русча да укый.

>Каюм Насыйри татар публицистикасы һәм тәнкыйте үсешенә зур өлеш кертә. Галим чыгарган календарьләр, иҗтимагый-педагогик, әдәби тәнкыйтькә багышланган мәкаләләре үз заманында ук татар халкының идеологик тормышында зур роль уйнаганнар. 

 

Дин әһеле
1992 -1998 елларда
Дин әһеле
1998 - 2011 елларда
Дин әһеле
2011 – 2013 елларда
Дин әһеле
2013 елның 17 апрелендә сайланды

Намаз вакытлары

Иртәнге намаз
Кояш чыга
Өйлә намазы
Икенде намазы
Ахшам намазы
Ястү намазы
Яңалыклар архивы
Tatarstan.Net - все сайты Татарстана