ТР мөселманнарының Диния Нәзарәте, яшьләр бүлеге нигезендә эшләүче “Алтын урта” җәмгыяте Гает бәйрәме уңаеннан “Корбан марафон” үткәрде.
Бер төркем яшьләр җыелышып, Мөһәммәд пәйгамбәр (с.г.в.) исеменә корбан чалдылар, Тукайның туган ягы – Кырлайга кайтып үзләре өчен Корбан ашы үткәрделәр. Сарык итеннән пешерелгән пылаудан авыз иткәннән соң, мөселман яшьләре Тукай музеен, заманында Тукай атлап йөргән юлларны карап кайтты.
1 ай дәвамында “Алтын урта” яшьләре мөмкинлеге булган кешеләрдән мохтаҗ гаиләләр өчен ярдәм, хәйрия чаралары кабул иткән иде. Кием-салым, китаплар, канц-товарлар белән бергә мохтаҗ гаиләләргә корбан итен илтергә дә исәплиләр икән. Бу эшне бер атна эчендә тәмамларга планлаштыралар.