6 ноябрьдә Бөгелмә районы һәм Бөгелмә шәһәре мәчетләрендә олуг Корбан бәйрәме билгеләп үтелде. Үткәрелгән бәйрәм чараларында район буенча 2 меңләп кеше катнашты, Үзәк мәчеткә генә дә 900ләп кеше килгән.
Бәйрәмнең оештырылу моментлары (вәгазьләрне ике телдә алып бару, корбан чалу, корбанлыкны сату һ.б.) тиешле дәрәҗәдә әзерләнгән.
Бәйрәмдә шулай ук Бөгелмә районы һәм Бөгелмә шәһәре башлыгы Илдус Касыймов та катнашты, килгән барлык мөселманнарны да әлеге олуг бәйрәм белән котлап, эчкерсез теләкләрен җиткерде.
Соңыннан корбан чалуга күчтеләр. Үзәк мәчеттә генә дә 100 бәрән чалынган, бу исә шәһәрдә чалынган хайваннарның нибары 10%н гына тәшкил итә.
Бәйрәм тәмамланганнан соң, мәчет ишегалдында килгән мөселманнар өчен төшке аш әзерләнде.