“Җәмигъ” мөселман газетасының яңа саны дөнья күрде. Әлеге газетаның учредительләре – Әлмәт районы һәм Әлмәт шәһәре мөхтәсибәте. Газетаның бу саны Корбан гаетенә багышланган, шуңа да беренче биттә ТР Президенты Рөстәм Миңнеханов, Мөфти Илдус хәзрәт Фәйзов, Әлмәт муниципаль районы башлыгы Р.Ф.Әбүбакиров һәм Әлмәт районы имам-мөхтәсибе Рәфыйк хәзрәт Миңнеәхмәтовның бәйрәм котлаулары урнаштырылган. Нәшернең баш мөхәррире – Рәфыйк хәзрәт Миңнеәхмәтов.