Мөселман яшьләре берлеге Корбан бәйрәм белән котлый

04 ноябрь 2011 ел 11:14

Кадерле дин кардәшләребез Татарстанның мөселман яшьләре берлеге сезне чын йөрәктән якынлашып килүче Корбан бәйрәме белән тәбрик итә. Мөселман яшьләре җәмгыяте  Татарстанның үсеп килүче буында ислам диненең иң яхшы гореф-гадәтләрен саклап һәм үстереп, җәмгыятьтә югары әхлакый кыйммәтләр урнашуга ярдәм итә, милләтебезне рухи камиллеккә өнди, динле кешеләрнең үзара бердәмлеген ныгыта. 

Барлык диннәргә тигез караш тарафдарлары буларак, республикабыз мөселманнары Татарстан халкының гасырлар буе тупланган бай мирасын яңарту һәм баету, төрле дин вәкилләре һәм гражданнар арасында дуслык-татулыкны ныгыту юнәлешендә хезмәтләрен киләчәктә дә дәвам итәрләр дип ышанабыз. Яшьлек һәрвакыт яңалык һәм заман белән бергә атлый. Без яшь һәм фикерле.димәк нәтиҗәседә дәвамлы.
Бу юмартлык, шәфкатьлелек, пакълек һәм игелек бәйрәмендә Аллаһ Тәгалә сезгә һәм гаиләләрегезгә бәрәкәт һәм мәрхәмәт салсын. Йортларыгызга иминлек һәм тынычлык иңсен. Чалган корбаннарыгыз кабул булып, аның әҗерен күрергә насыйп итсен. Корбан гаете мөбәрәк булсын.
 
Дин әһеле
1992 -1998 елларда
Дин әһеле
1998 - 2011 елларда
Дин әһеле
2011 – 2013 елларда
Дин әһеле
2013 елның 17 апрелендә сайланды

Намаз вакытлары

Иртәнге намаз
Кояш чыга
Өйлә намазы
Икенде намазы
Ахшам намазы
Ястү намазы
Яңалыклар архивы
Tatarstan.Net - все сайты Татарстана