ТР Президенты Рөстәм Миңнехановның Корбан гаете уңаеннан котлавы

03 ноябрь 2011 ел 13:17

Хөрмәтле Илдус хәзрәт! Шатлыклы һәм нурлы бәйрәм-Корбан гаете уңаеннан Сезне һәм Татарстан Республикасы мөселманнарын чын йөрәктән кайнар котлыйм. Ныклы сәламәтлек, бәхет, игелекле башлангычларыгызда уңышлар телим.

Соңгы елларда республикабыз мөселманнары Диния нәзарәте җәмгыятьне агарту һәм рухи-әхлакый камилләштерү эшләрендә актив катнаша, Татарстандагы барлык конфессия вәкилләре арасында граждан татулыгын һәм конструктив  хезмәттәшлекне ныгытуга үз өлешен кертә.

Корбан бәйрәме һәркайсыбыз өчен игелек, юмартлык, иң яхшы кешелеклелек сыйфатларын күрсәтү өчен гүзәл бер сәбәп ул. Анда исламның тынычлык сөюче һәм пакь асылы, аның иң югары принципларына тугрылыгы тагы бер кат раслана.

Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов

Дин әһеле
1992 -1998 елларда
Дин әһеле
1998 - 2011 елларда
Дин әһеле
2011 – 2013 елларда
Дин әһеле
2013 елның 17 апрелендә сайланды

Намаз вакытлары

Иртәнге намаз
Кояш чыга
Өйлә намазы
Икенде намазы
Ахшам намазы
Ястү намазы
Яңалыклар архивы
Tatarstan.Net - все сайты Татарстана