Хөрмәтле Илдус хәзрәт! Шатлыклы һәм нурлы бәйрәм-Корбан гаете уңаеннан Сезне һәм Татарстан Республикасы мөселманнарын чын йөрәктән кайнар котлыйм. Ныклы сәламәтлек, бәхет, игелекле башлангычларыгызда уңышлар телим.
Соңгы елларда республикабыз мөселманнары Диния нәзарәте җәмгыятьне агарту һәм рухи-әхлакый камилләштерү эшләрендә актив катнаша, Татарстандагы барлык конфессия вәкилләре арасында граждан татулыгын һәм конструктив хезмәттәшлекне ныгытуга үз өлешен кертә.
Корбан бәйрәме һәркайсыбыз өчен игелек, юмартлык, иң яхшы кешелеклелек сыйфатларын күрсәтү өчен гүзәл бер сәбәп ул. Анда исламның тынычлык сөюче һәм пакь асылы, аның иң югары принципларына тугрылыгы тагы бер кат раслана.
Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов