Казан шәһәре Мэры Илсур Метшинның Корбан гаете уңаеннан котлавы

03 ноябрь 2011 ел 12:40

Хөрмәтле Илдус хәзрәт! Сезне һәм барлык дин кардәшләребезне изге Гаид әл-Әдхә – Корбан бәйрәме белән тәбрик итәм!

Күркәм гамәлләр кылуны, рухи пакьлеккә ирешүне һәм гөнаһлардан арынуны гәүдәләндерүче әлеге олуг бәйрәм Ислам дөньясында зур хөрмәт белән билгеләп үтелә. Бу көндә мөселманнар бергә җыйналалар, бер-берсенә туганлык һәм шатлык хисләрен белдерәләр. Шунысы куанычлы: якын кешеңә ярдәм кулы сузу, үз-үзеңне аямау, игелек һәм гаделлек кебек идеяләр шәһәребез халкы һәм башкалабыз кунаклары йөрәгендә, аларның кайсы диндә булуларына карамастан, киң чагылыш таба.

Меңъеллык Казаныбыз үзенең дустанә мөнәсәбәте һәм иҗади мохите белән һәрвакыт аерылып торды. Россиядә һәм чит илләрдә яшәүчеләрнең күпчелеген биредәге этник һәм дини хезмәттәшлек, төрле конфессия һәм милләт вәкилләренең үзара ярдәмләшеп яшәүләре, аларны туплаучы берләшмәләрнең югары дәрәҗәдә оешканлыгы сокландыра. Дөньяда динара һәм милләтара киеренкелек үскән шартларда Казанның бу өлкәдәге тәҗрибәсе елдан-ел күбрәк кызыксыну уята. Монда бер-берсен хөрмәт итеп яшәүче шәһәр халкының да өлеше зур.

Тарихи һәм мәдәни гореф-гадәтләрне ныгытуда, халыкка әхлакый тәрбия бирүдә, конфессияара тынычлыкны саклауда, мөселман өммәте җитәкчесе буларак, Сезнең хезмәтегез бәяләп бетергесез. Вәгазьләрегез, игелекле һәм гадел гамәлләрегез дин кардәшләребез өчен генә түгел, бәлки барлык республика һәм башкала халкы өчен дә үрнәк булып тора.

Сезгә һәм якыннарыгызга нык сәламәтлек, яңа рухи көчләр, бәхет һәм иминлек телим!

Аллаһы Тәгалә барыбызны да үзенең рәхмәтеннән һәм мәрхәмәтеннән ташламасын! Корбан гаете мөбарәк булсын!

 

Казан шәһәре Мэры                                                                         И.Р.Метшин

Дин әһеле
1992 -1998 елларда
Дин әһеле
1998 - 2011 елларда
Дин әһеле
2011 – 2013 елларда
Дин әһеле
2013 елның 17 апрелендә сайланды

Намаз вакытлары

Иртәнге намаз
Кояш чыга
Өйлә намазы
Икенде намазы
Ахшам намазы
Ястү намазы
Яңалыклар архивы
Tatarstan.Net - все сайты Татарстана