Татарстан Республикасы Мөфтиенең беренче урынбасары Габдулла Әдһәмов Җыелу пунктындагы сәламләвен нәкъ менә шундый сүзләр белән башлап җибәрде. Чара 2011 елның 1 ноябрендә Татарстан Республикасы Хәрби комиссириаты инициативасы белән үткәрелде. Габдулла хәзрәт үзенең чыгышында заман яшьләрендә ватанпәрвәрлек, патриотлык хисләрен тәрбияләү кирәклегенә аерым басым ясады һәм яңа гына хәрби хезмәткә алынганнар ир-егетләребезгә хәрби хезмәтне үтүдә уңышлар теләде. ТР Хәрби комиссары генерал-майор С.Н. Погодин катнашлыгында журналистлар белән узган брифингтан соң, очрашудагы кунаклар укыту класслары, хәрби хезмәткә алынучылар өчен йокы бүлмәләре белән таныштылар. Бу елда хәрби хезмәткә алынган ир-егетләребезгә банк карталары һәм кесә телефоннары тапшырылды.
Үткәрелгән чарада башка конфессия һәм иҗтимагый оешма вәкилләре дә катнашты.