2011 елның 31 октябрендә Диния нәзарәте бинасында Президиум утырышы булып үтте. Татарстанның баш казые Җәлил хәзрәт Фазлыев Президиум әгъзаларын Корбан гаетенә кагылышлы оештыру моментлары, үткәреләсе чаралар белән таныштырды. Үзара фикер алышканнан соң, мөселманнарны 6 ноябрьгә иртәнге 7.00гә иртәнге намазга чакыру карарына килделәр, соңыннан Коръән укылачак, 7.30да бәйрәм вәгазе башланачак, 8.30да бәйрәм намазы булыр дип көтелә. 5 ноябрьнең иртәнге намазыннан башлап 9 ноябрьнең икенче намазына кадәр һәр фарыз намаздан соң тәкъбир-тәшрикъ әйтелергә тиеш. Корбан чалуга килгәндә, аны 20 мең сум акчасы булган һәр мөселман башкарырга тиеш.
Шулай ук башка оештыру мәсьәләләренә дә тукталып үтелде.