2011 елның 1 ноябрендә республикабызның Балык бистәсе районында мөхтәсибәтнең еллык эшчәнлегенә кыскача нәтиҗәләр ясалды. Үткәрелгән чарада ТР мөселманнары Диния нәзарәте рәисе, Мөфти Илдус хәзрәт Фәйзов, гомуми бүлек җитәкчесе Ильяс хәзрәт Җиһаншин, халыкара бүлекләр җитәкчесе Хәбибулла Нәфисуллин, Балык бистәсе муниципаль районы башлыгы Илһам Вәлиев, район мөхтәсибе Сәүдәхан хәзрәт Гайнетдинов, авыл имамнары, авыл хуҗалыгы рәисләре һ.б.лар катнашты.
Администрация бинасында Илһам Вәлиев райондагы эшчәнлек белән таныштырып үтте. Мөфти Илдус хәзрәт район башлыгы Илһам Госман улын һәм имам-мөхтәсиб Сәүдәхан хәзрәтне район җирлегендәге ислам динен үстерүгә керткән өлешләре өчен, рәхмәт хатлары белән бүләкләде.
Районның Җәмигъ мәчетендә Сәүдәхан хәзрәт агымдагы елга берникадәр нәтиҗәләр ясады, үткәрелгән чараларда үзләрен актив күрсәткән имамнарга рәхмәт хатлары һәм бүләкләр тапшырды. Исегезгә төшерәбез, бу елда Балык бистәлеләр гошер сәдакасын җыюда аеруча активлык күрсәтте. Сәүдәхан хәзрәт сүзләренә караганда, һәр мәхәллә әлеге чарада катнашкан, районнан барлыгы 20 тоннадан артык бәрәңге генә җыелган.
Республикабыз мөфтие Илдус хәзрәт Фәйзов та Балык бистәсендәге диннең торышына, имамнарның эшчәнлекләренә уңай бәя бирде.