– 28 октябрь көнне Түбән Норлат авылының яңа мәчетенә манара белән ай куйдык. Биредә без Җәмигъ мәчет төзибез. Берәр айдан мәчетебезне ачарбыз, дип уйлыйм. Мәчеткә газ кертелгән, вак-төяк эчке эшләрне генә эшләп бетерәсе калды, – диде Нурлат шәһәре һәм Нурлат районы имам-мөхтәсибе Айрат хәзрәт Әюпов.
27 октябрьдә бер төркем Норлат имамнары Татарстан башкаласында урнашкан Имамнарның белемен күтәрү үзәгендә укып кайткан. Имамнарны Казанга алып барып кайту өчен автотранспорт предприятиесе директоры Кәримов Идрис Габделбәр улы ярдәм иткән. Мөхтәсиб сүзләренә караганда, әлеге предприятие транспорт буенча һәрдаим булышып килә киән, Болгарга барганда да зур ярдәм күрсәткән.
Шулай ук октябрьнең соңгы шимбәсендә зиратларда өмә уздырылган.
Норлат мәдрәсәсендә шимбә-якшәмбе көнне балалар өчен укулар башланган. Авыл мәчет-мәдрәсәләрендә исә 29 укытучы белем бирә икән.