Балык бистәсендә эшләр гөрли

26 октябрь 2011 ел 16:11

- Россия ислам университетына – 285, Ислам динен кабул итүгә 1000 ел исемендәге мәдрәсәгә 78 капчык бәрәңге җыеп тапшырдык, – дип башлады үз сүзен Балык бистәсе районы имам-мөхтәсибе Сәүдәхан хәзрәт Гайнетдинов. – Шулай ук “Мөхәммәдия” мәдрәсәсенә дә 120 капчык бәрәңге әзерләп куйдык.

Районда гошер сәдакасын җыю әле дә дәвам итә. Барлыгы биш йөз кырык капчыклап (22 тонна тирәсе) бәрәңге, 400 килограмм яшелчә җыелган. Киләсе атнага гошер сәдакасы җыюда актив катнашкан имамнарны бүләкләргә ниятлиләр. Әлеге эштә райондагы 46 мәхәлләнең утыз сигезе берөзлексез катнашкан.

Быел Балык бистәсе Җәмигъ мәчетендә ремонт эшләре киң колач белән узган. “Мәчетнең 39 тәрәзәсен алмаштырдык (бер тәрәзә 11 мең сум тора). Мәчет әйләнәсен койма белән әйләндереп алдык (аның гомуми озынлыгы 280 метр). Быел бик тә катлаулы ел булды”, – дип белдерде С.Гайнетдинов. Шулай ук мәчет түбәсенә дә ремонт ясаганнар.

Балык бистәсендә һәм районның унҗиде авыл мәчетендә дини укулар башланып киткән. Җәмигъ мәчеттә дәресләрне “Мөхәммәдия” мәдрәсәсен тәмамлаган дүрт укытучы алып бара. Авылларда 11-12 укытучы гыйлем бирә. Балык бистәсе мәчетендә дәресләр атнаның дүрт көнендә үтә: чәршәмбе, пәнҗешәмбе, шимбә, якшәмбе. Дәресләр ял көннәрендә өлкән буын вәкилләре өчен аерым оештырыла.

“1 ноябрь көнне мөфтияттән кунаклар көтәбез”, – дип тәмамлады сүзен Сәүдәхан Гайнетдинов.    

 

Дин әһеле
1992 -1998 елларда
Дин әһеле
1998 - 2011 елларда
Дин әһеле
2011 – 2013 елларда
Дин әһеле
2013 елның 17 апрелендә сайланды

Намаз вакытлары

Иртәнге намаз
Кояш чыга
Өйлә намазы
Икенде намазы
Ахшам намазы
Ястү намазы
Яңалыклар архивы
Tatarstan.Net - все сайты Татарстана