Кукмара мөхтәсибәте яңалыклары

25 октябрь 2011 ел 14:47

2011 елның 1 октябрендә Кукмара мәдрәсәсе быелгы яңа уку елын биш йөзләп шәкерт белән каршы алган. Бүгенге көндә мәдрәсәдә өч ел укыганнан соң, имтихан тапшырып, дипломлы була аласың. Шулай ук Олыяз, Уразай, Туембаш авылларында да дини дәресләр башланган.

Кукмарада дин әһелләре дә еш кунак була. 6 октябрь көнне Казан шәһәре казые Мәхмүд хәзрәт Шәрәфетдин килгән. Ул биредә мөселманнар җыенында катнашкан. Мондый җыен Кукмарада һәр ай саен уза. Катнашучыларның күпчелеге – мәдрәсә шәкертләре. Җәмигъ мәчеттә узган октябрь җыенында ике йөз иллеләп кеше катнашкан.  

Дин әһеле
1992 -1998 елларда
Дин әһеле
1998 - 2011 елларда
Дин әһеле
2011 – 2013 елларда
Дин әһеле
2013 елның 17 апрелендә сайланды

Намаз вакытлары

Иртәнге намаз
Кояш чыга
Өйлә намазы
Икенде намазы
Ахшам намазы
Ястү намазы
Яңалыклар архивы
Tatarstan.Net - все сайты Татарстана