2011 елның 22-23 октябрендә Ленин бакчасында “Галәмне ишетәсем килә!” фотоакциясе үтте. Акциянең оештыручылары: ТР Диния нәзарәтенең хәйрия һәм ярдәм күрсәтү бүлеге һәм NEY фотостудиясе. Фотосессиядән кергән барлык акчалар да тумыштан колагы ишетми торган инвалид кыз Әхмәтҗанова Мәдинә Ленар кызының счетына күчерелде. Бүгенге көндә операция өчен кирәк булган сумманың күпчелеге җыелган, тагы 100 мең сум гына җитеп бетми.
Сабыйның гомеренә битараф калмаганнарның барысына да рәхмәтебезне җиткерәбез!