2011 елның 21 октябрендә ТҖ МДН вәкилләре Әлмәт шәһәрендә булып кайттылар. Делегация вәкилләре шәһәрнең үзәк мәчетенә барып, җомга намазын укыдылар, Әлмәт мәдрәсәсе студентлары белән аралашып, мәхәллә халкының күпсанлы сорауларына җавап бирделәр. Диния нәзарәтенең вәкилләре Әлмәт муниципаль районы башлыгы Ирек Фәррахов белән очрашып, райондагы дини мәсьәләләргә дә аерым тукталып үттеләр.