Әҗмәр Саматов: “Алабугада ике яңа мәчет төзелә...”

21 октябрь 2011 ел 09:52

- Шәһәр мәчетләрендә кышка әзерләнү буенча ремонт эшләре алып барыла, – дип башлады үз сүзен Алабуга шәһәре һәм Алабуга районы имам-мөхтәсибе Әҗмәл хәзрәт Саматов. – Моннан тыш, Алабугада ике яңа мәчет төзү эше дә киң колач белән бара. Берсенә – “Ихлас”, икенчесе “Шатлык” дип исем бирдек. Мәчет төзелешенә район хакимияте зур ярдәм итә. Емельянов Геннадий Егоровичка зур рәхмәт белдерәсебез килә.

Алабуга Җәмигъ мәчетенә быел эшкә тәҗрибәле, белемле имам – Азат хәзрәт Шәрипов килгән. Ул мәчеттә укулар башлап җибәргән.

Шәһәрнең 31 нче балалар бакчасында мөселман балалары төркеме оештырылган һәм хәләл туклану булдырылган.

Күптән түгел генә мәчеткә йөрүчеләр өчен Болгар шәһәренә экскурсия оештырылган. 15 октябрьдә Хәтер көне билгеләп үтелгән. Җәмигъ мәчеттә атнаның дүрт көнендә дәрес-лекцияләр башланган.  

Дин әһеле
1992 -1998 елларда
Дин әһеле
1998 - 2011 елларда
Дин әһеле
2011 – 2013 елларда
Дин әһеле
2013 елның 17 апрелендә сайланды

Намаз вакытлары

Иртәнге намаз
Кояш чыга
Өйлә намазы
Икенде намазы
Ахшам намазы
Ястү намазы
Яңалыклар архивы
Tatarstan.Net - все сайты Татарстана