Зәйдә гошер сәдакасы җыю киң колач белән бара

21 октябрь 2011 ел 09:37

– Районыбызның ун мәхәлләсеннән гошер җыелды. Барлыгы сигез тоннадан артык яшелчә һәм бәрәңге китерделәр, – дип белдерде Зәй шәһәре һәм Зәй районы имам-мөхтәсибе Сәгыйть хәзрәт Камалов.

– 17 октябрьдә өч тонна гошерне Чаллы шәһәрендә яңа ачылган пансионатка җибәрдек.

Зәй шәһәрендә биш мәхәллә бар. Җәмигъ мәчеттә ремонт эшләре башкарылган, идәннәре җылытылган. Финанс чыгымнарын район спонсорлары күтәргән. Түбән мәхәлләдә төзелеп килүче мәчеткә ай куелган. Әлеге мәчетне Нәсимә ханым Марханова төзетә. Хәзерге вакытта Түбән мәхәллә мәчетен бизәү һәм җылыту эшләре башкарыла. Икмәк кабул итү пункты мәхәлләсендә зур мәчет төзелеп килә, бүгенге көндә аның стенасы күтәрелә. Мәчетне “Трубастрой” оешмасы җитәкчесе Фоат Гарифов төзетә. Ә Мирный бистәсендә исә мәчет төзелешенә участок бүлеп бирелгән. Биредә төзеләчәк мәчеткә Фоат белән Гөлдәнинә Саматовлар гаиләсе иганәлек ярдәме күрсәтә.

Җирле хакимият Иске Зәй бистәсендәге бер тарихи бинаны мөселманнарга кайтарган. Хәзерге вакытта мәчет итеп ясалган әлеге бинаны газлаштыру башланган.

Район мәчетләре рәсмиләштерү өстендә эш алып барса, имам-хатыйблар шәһадәтнамәләр алырга әзерләнә.

Шәһәрнең – ике һәм Югары Шепкә, Карман, Бигеш, Югары Нәлем, Аксар, Имәнлебаш кебек алты авыл мәчетендә укулар башланган. Авыл мәчетләрендә дәресләр һәр якшәмбе саен уздырылса, Җәмигъ мәчеттә укулар көн саен үтә. Әлеге дәресләргә эш көннәрендә өлкәннәр килеп укый, ә якшәмбе көнне балалар җыела. 

Дин әһеле
1992 -1998 елларда
Дин әһеле
1998 - 2011 елларда
Дин әһеле
2011 – 2013 елларда
Дин әһеле
2013 елның 17 апрелендә сайланды

Намаз вакытлары

Иртәнге намаз
Кояш чыга
Өйлә намазы
Икенде намазы
Ахшам намазы
Ястү намазы
Яңалыклар архивы
Tatarstan.Net - все сайты Татарстана