Голәмәләр шурасы үтте

19 октябрь 2011 ел 20:54

2011 елның 19 октябрендә ТР мөселманнары Диния нәзарәтендә Голәмәләр шурасының чираттагы утырышы үтте.

Көн кадагында ТҖ МДНнең имам-хатыйпларының җомга вәгазьләренә һәм намазларына бәйле кайбер сораулар тора иде. “Голәмәләр шурасында ТҖ МДНның имам-хатыйплары өчен җомга намазлары һәм җомга вәгазьләрен үткәрү тәртибе буенча махсус низамнамә төзелде. Бүгенге көнгә кадәр вәгазьләр буенча низамнамә расланган иде, хәзер без аны, хәнәфи мәзһәбе белән яраклаштырып, җомга вәгазен генә түгел, намазны да берәмтекләп, җентекләп аңлатып, чикләрен тагы да киңәйттек”, дип билгеләп үтте Голәмәләр шурасы рәисе Рөстәм Батров.

Шулай ук Голәмәләр шурасы тарафыннан ТҖ МДНның нәшрият бүлегендә чыгучы китапларны рецензияләү, ЯАҖ “Тест-Татарстан” Республика сертификацион методик үзәге”ннән җибәрелгән сораулыкка җаваплар әзерләү, Мәскәү “Таяныч” адвокатлар коллегиясенең «Юринформ» №1 Адвокатлар консультациясенә кагылышлы сораулар да каралып үтте.

Болардан кала шулай ук якшәмбе-мәхәллә мәктәпләре өчен өчьеллык уку-укыту программалары расланылды.

Дин әһеле
1992 -1998 елларда
Дин әһеле
1998 - 2011 елларда
Дин әһеле
2011 – 2013 елларда
Дин әһеле
2013 елның 17 апрелендә сайланды

Намаз вакытлары

Иртәнге намаз
Кояш чыга
Өйлә намазы
Икенде намазы
Ахшам намазы
Ястү намазы
Яңалыклар архивы
Tatarstan.Net - все сайты Татарстана