Казан мөхтәсибәтенең имамнар җыелышы

19 октябрь 2011 ел 18:37

2011 елның 19 октябрендә “Мәрҗани” мәчетендә Казан мөхтәсибәтенең имамнар җыелышы үтте.

Җыелышта Казан шәһәренең имам-мөхтәсибе Мансур хәзрәт Җәләлетдинов, ТР мөселманнары Диния нәзарәтенең беркетмәләр бүлеге җитәкчесе Илшат Насибуллин, гомуми бүлек җитәкчесе Ильяс хәзрәт Җиһаншин, Казан шәһәре муниципаль берәмлеге Башкарма комитетының Телләрне үстерү һәм иҗтимагый оешмалар белән үзара бәйләнешләр бүлеге башлыгы Ирек Арсланов катнаштылар.

Мансур хәзрәт Җәләлетдинов үзенең чыгышында Корбан гаетенә әзерлек мәсьәләләренә тукталып үтте. Диния нәзарәтенең беркетмәләр бүлеге мөдире Илшат Насыйбуллин 21 октябрьдә Казан мәчетләрендә наркотикларга каршы вәгазьләр уку һәм якын арада барлык мөхтәсибәтләрнең дә устав нигезендә юстицияләр министрлыгында теркәлү кирәклегенә басым ясады.

Дин әһеле
1992 -1998 елларда
Дин әһеле
1998 - 2011 елларда
Дин әһеле
2011 – 2013 елларда
Дин әһеле
2013 елның 17 апрелендә сайланды

Намаз вакытлары

Иртәнге намаз
Кояш чыга
Өйлә намазы
Икенде намазы
Ахшам намазы
Ястү намазы
Яңалыклар архивы
Tatarstan.Net - все сайты Татарстана