17 октябрьдә РИУ каршындагы имамнарның квалификацияләрен үстерү үзәгендә Норлат районы имамнары укый башладылар. Әле күптән түгел генә әлеге үзәктә икенче чыгарыш - Биектау имамнары квалификацияләрен үстерү турында таныклык алдылар.
Ике атналык уку дәвамында имамнар гакыйдә, фикһ, гыйбадәт, дини тәгълимат, имамның вазыйфалары һәм башка мөһим өлкәләр буенча гыйлем алдылар. Белгәнебезчә, РИУ каршындагы имамнарның квалификацияләрен үстерү Үзәге 2011 елның 19 сентябрендә ачылган иде. Әлеге Үзәк өчен махсус 3 катлы яңа бина төзелде. Биредә уку аудиторияләреннән башка, гыйбадәт, ашханә, юыну, тулай торак өчен аерым бүлмәләр каралган. Ай саен республика районнарының имамнары биредә гыйлемнәрен арттыра алачаклар. Үзәкнең беренче чыгарылышы – Буа районы имамнары.
10 көнлек укыту программасында имамнар тарафыннан ислам дисциплиналары буенча иң әһәмиятле лекцияләр тыңланачак.