Әлмәт төбәге активлык күрсәтә

18 октябрь 2011 ел 09:58

Быел Әлмәт шәһәренең 6 мәчетендә якшәмбе укулары башланган. “Элек исә мондый укулар кич белән генә узган. Хәзер Җәмигъ мәчеттә өч төркемгә (балалар, ир-атлар, хатын-кызлар) бүленеп дини укулар үтә”, – диде Әлмәт шәһәре һәм Әлмәт районы имам-мөхтәсибе Рафикъ хәзрәт Миңнәхмәтов. Моннан тыш, Әлмәт районының 10 авыл мәчетендә дә дини дәресләр бара икән. Уку-укыту эшенә шәкертләр дә җәлеп ителгән. Районда дин әһелләре һәртөрле җыелышларда да актив катнаша, мисал өчен, узган чәршәмбе көнне Рафикъ хәзрәт спортны үстерүгә багышланган шәһәр күләмендәге җыелышта катнашкан. Җәзаларны үтәтү буенча федераль хезмәт (ФСИН), аерым алганда, төрмәләр белән эшләүгә дә күп көч сарыф ителә, һәр сишәмбе көнне төрмәдә утыручыларга барып лекцияләр укыла.

Гошер сәдакасы җыю буенча да быел Әлмәт төбәге активлык күрсәтте. Барлыгы 22 авылдан яшелчә җыеп алынды һәм ул мәдрәсәләргә таратылды. Алай гына да түгел, күрше республика-өлкәләр дә гошер сәдакасы китергән. Пенза өлкәсеннән генә дә сигез тоннадан артык (!) кәбестә алып килгәннәр. Татарстан районнары исә Әлмәт мәдрәсәсенең бәрәңгегә булган ихтыяҗын канәгатьләндергән. 

Дин әһеле
1992 -1998 елларда
Дин әһеле
1998 - 2011 елларда
Дин әһеле
2011 – 2013 елларда
Дин әһеле
2013 елның 17 апрелендә сайланды

Намаз вакытлары

Иртәнге намаз
Кояш чыга
Өйлә намазы
Икенде намазы
Ахшам намазы
Ястү намазы
Яңалыклар архивы
Tatarstan.Net - все сайты Татарстана