2007 елда туган Әхмәтҗанова Мәдинә Ленар кызының тумыштан колагы ишетми. Инвалид кыз гомерендә бер тапкыр да әти-әнисенең тавышын, кошлар сайравының, чишмә челтәрәвенең чыңын тыңлаганы юк...
Бүгенге көндә Мәдинәгә операция ясап, ишетү сәләтен кайтару мөмкинчелеге бар. Хәзерге вакытта операциягә кирәкле сумманың күпчелеге җыелган, шулай да 100000 сум җитеп бетми.
ТР мөселманнары Диния нәзарәтенең хәйрия һәм ярдәм күрсәтү бүлеге, NEY фотостудиясе белән берлектә, “Галәмне ишетәсем килә” хәйрия фотосессиясе үткәрә. Фотосессиядән кергән барлык акчалар Әхмәтҗанова Мәдинә Ленар кызына операция ясарга тотылачак.
Мәдинәгә ярдәм күрсәтергә теләсәгез, барыгызны да 22 һәм 23 октябрьдә көндезге сәгать 12.00дә Ленин бакчасында көтеп калабыз. Фотосессиянең бәясе – 500 сум.
Кызыксындырган сорауларыгыз белән Диния нәзарәтенең хәйрия һәм ярдәм күрсәтү бүлеге мөдире Гөлнарага мөрәҗәгать итә аласыз: 236-52-12, 89872639889.
Пәйгамбәребез (сгв): “Мөселман кардәшенең берәр төрле кыен мәсьәләсен чишәргә булышканнарга – гомере буе Аллаһы Тәгалә каршында гыйбадәттә булган кешегә язылган кадәр савап язылыр һәм Аллаһы Тәгалә аның 72 борчу-мәсьәләсен (иң кечкенәсе –Аның ярлыкавы ) чишәр” дип вәгъдә иткән.