“Сабыйга-2” акциясе

17 октябрь 2011 ел 16:48

2011 елның 18 октябреннән 18 ноябренә хәтле “Яңа гасыр” радиосы Үзәкләшкән дини оешма – Татарстан Җөмһүрияте мөселманнары Диния нәзарәте белән берлектә “Сабыйга” акциясе уздыра.

Акция кысаларында Казан шәһәренең Киров районында урнашкан Балалар инфекцион хастаханәсенә ярдәм күрсәтеләчәк. Әлеге хастаханәдә әниләре ташлап киткән яңа туган сабыйларга ватный палочкалар, памперслар, яңа туган сабыйларга яраклы күлмәк-ыштаннар кирәк.

Балаларга ярдәм итәргә теләүчеләр кирәк-яракларны Казан шәһәре, Лобачевский урамы 6/27 йорт адресы буенча урнашкан ТР мөселманнары Диния нәзарәтенең хәйрия бүлегенә китерә алалар. Белешмәләр өчен телефон: 236-52-12, 8-987-263-98-89 (Гөлнара).

Ятимнәргә карата мөнәсәбәткә бәйле рәвештә Аллаһ илчесе (сгв): “Кем дә кем ятим баланы үзенә тәрбиягә ала, аның хокукларын саклый һәм башыннан ягымлылык белән сыйпый икән, шул кешегә Аллаһы Тәгалә, бу ятимнең башында күпме чәче бар, шул хәтле савап бирәчәк, бу ятимнең башында күпме чәче бар, шул хәтле гөнаһларын кичерәчәк һәм бу ятимнең башында күпме чәче бар, шул хәтле дәрәҗәләр бүләк итәчәк”, дигән (Мәҗмугатуль-бәян).

Дин әһеле
1992 -1998 елларда
Дин әһеле
1998 - 2011 елларда
Дин әһеле
2011 – 2013 елларда
Дин әһеле
2013 елның 17 апрелендә сайланды

Намаз вакытлары

Иртәнге намаз
Кояш чыга
Өйлә намазы
Икенде намазы
Ахшам намазы
Ястү намазы
Яңалыклар архивы
Tatarstan.Net - все сайты Татарстана