Икенче Саматов укулары

20 сентябрь 2011 ел 07:59

2011 елның 12 октябрендә, татарның күренекле дин әһеле, галим Габделхак хәзрәт Саматовның туган коне (1930-2009) уңаеннан, Икенче Саматов укулары оештырылачак. Әлеге форумда хәнәфи мәзһәбе өйрәтүләре, ислам тарихы, татарлардагы мөселман мәдәниятенең этник һәм региональ үзенчәлекләре, Габделхак хәзрәт Саматовның дини өйрәтмәләре һәм күпкырлы эшчәнлегенә кагылышлы күп кенә мәсьәләләр каралачак.

Беренче Саматов укулары 2010 елда, ягъни татар халкының күренекле дини тәгълиматчысы, Татарстанның беренче казые Габделхак Саматовның 80 яшьлек юбилее уңаеннан уздырылган иде.

Әлеге бәйге татар халкында традицион дини кыйммәтләрне булдырган галимне ихтирам итеп искә алу йөзеннән оештырылды. Бүгенге көндәге имамнарның һәм дин әһелләренең бер өлеше – нәкъ менә Габделхак хәзрәтнең шәкертләре.

Әлеге форум кысаларында  Г.Саматов исемендәге “Рухи мирас” премиясен тапшыру күздә тотыла. Бәйгедә катнашырга теләгән дини һәм иҗтимагый мөселман оешмалары гаризаларны info@dumrt.ru адресына җибәрә алалар. Премияләр ТҖ МДН комиссия әгъзалары тарафыннан билгеләннәчәк.

Дин әһеле
1992 -1998 елларда
Дин әһеле
1998 - 2011 елларда
Дин әһеле
2011 – 2013 елларда
Дин әһеле
2013 елның 17 апрелендә сайланды

Намаз вакытлары

Иртәнге намаз
Кояш чыга
Өйлә намазы
Икенде намазы
Ахшам намазы
Ястү намазы
Яңалыклар архивы
Tatarstan.Net - все сайты Татарстана