Яр Чаллыда мөселман балалары өчен интернат ачылачак

10 октябрь 2011 ел 15:00

2011 елның 13 октябрендә Яр Чаллы шәһәренең Крупская урамы, 14 йорт адресы буенча урнашкан “Әбузәр” мәчете территориясендә мөселман балалары интернатының ачылу тантанасы үтәчәк. Интернат эшчәнлегенең төп максаты – күп балалы һәм аз керемле гаиләләргә, 11-17 яшьлек күчеп килгән кешеләргә, ялгыз ата-аналарга хәйрия белән булышу һәм сәләтле балаларга тәрбияви, мәдәни-мәгърифәти яктан ярдәм күрсәтү. Балалар гомуми урта мәктәпләрдә гыйлем алса, интернатта исә традицион ислам кыйммәтләрен үзләштерә алачаклар.

Киләчәктә РИУына керергә теләкләре булганнар өчен махсус әзерлек тә алып барылачак. Чарада ТР мөселманнары Диния нәзарәте вәкилләре дә катнашыр дип көтелә.

Дин әһеле
1992 -1998 елларда
Дин әһеле
1998 - 2011 елларда
Дин әһеле
2011 – 2013 елларда
Дин әһеле
2013 елның 17 апрелендә сайланды

Намаз вакытлары

Иртәнге намаз
Кояш чыга
Өйлә намазы
Икенде намазы
Ахшам намазы
Ястү намазы
Яңалыклар архивы
Tatarstan.Net - все сайты Татарстана