“Алтын урта”да сезон ачылышы!

06 октябрь 2011 ел 15:18

Диния Нәзарәтенең яшьләр бүлеге нигезендә эшләүче “Алтын урта” җәмгыяте үз чараларын башлап җибәрде. 5 октябрьдә мөфти Илдус хәзрәт Фәйз яшьләр белән очрашты.

Нәзарәтнең конференц залында үткән әлеге очрашуга 70тән артык яшьләр килде. Алар арасында Русия ислам университеты, “Мөһәммәдия” мәдрәсәсе, Казан ислам көллияте һәм дөньяви вузларның студентлары, укуын тәмамлап, эшләүче мөселман яшьләре дә бар иде. 

Кичәнең төп темасы “Алтын урталыкны ничек табарга?” дип исемләнгән иде. Мөфти хәзрәт күбрәк шул турыда сөйләде, яшьләргә киңәшләрен җиткерде. Күп проблема һәм ялгышларның белемсезлектән килүенә басым ясады, урталыкны табар өчен гыйлемле булырга кирәклекне билгеләп үтте ул.

Илдус хәзрәт яшьләрнең сорауларына да җавап бирде. Аларны исә дини уку йортларын тәмамлагач, ни өчен дипломны 2-3 елдан соң гына бирүләре, “авылга кайткан яшь имамнарга 3се, 7се, 40ын үткәрү мәсьәләсендә нишләргә?”, “дингә каршы килүче дөньяви белгечләрнең фәнни хезмәтләрен өйрәнергәме?” кебек сораулар борчыды. 

Яшьләр бигрәк тә мөфти хәзрәтнең гыйбрәтле хәлләр, тормыштан алынган мисаллар белән җавап бирүен ошатты. Очрашу ахырында “Алтын урта” яшьләре Илдус хәзрәтне укытучылар көне белән тәбрикләде. Яшьләр арасында исә аның укучылары да бар иде.

Илдус хәзрәт Фәйз кичәне: “Бер-берегезне тәнкыйтьләмәгез. Мөһәммәд пәйгамбәр дә кардәшенең ялгышын яшергән кешенең гаепләрен Аллаһ Тәгалә кыямәт көнендә яшерер, дип әйтә. Аллаһка ышанырга, ә ничек ышанырга икәнлеге турында бәхәс алып бармаска, намаз укырга, әмма ничек намаз укырга кирәклеге турында бәхәсләшмәскә, Коръәнне укырга һәм кушылганнарны үтергә, ә аны җырлау-көйләү белән шөгыльләнмәскә киңәш итәм”, дигән теләкләр белән тәмамлады.

“Алтын урта”ның киләсе зур чарасы 12 октябрьдә – Федераль милли-татар мохтәрияте рәисе, дәүләт дупутаты Илдар Гыйльметдинов белән булачак. 

Ә 7 октябрьдә “Алтын урта”ның Кызлар клубы яулык бәйләү буенча мастер-класс үткәрергә җыена. Якшәмбе, 9ында исә кызлар белән велосипедта йөрү чарысын оештырырга исәплиләр.

Дин әһеле
1992 -1998 елларда
Дин әһеле
1998 - 2011 елларда
Дин әһеле
2011 – 2013 елларда
Дин әһеле
2013 елның 17 апрелендә сайланды

Намаз вакытлары

Иртәнге намаз
Кояш чыга
Өйлә намазы
Икенде намазы
Ахшам намазы
Ястү намазы
Яңалыклар архивы
Tatarstan.Net - все сайты Татарстана