ТР мөселманнары Диния нәзарәтенең РИУ каршындагы имамнарның квалификацияләрен үстерү үзәгендә икенче сессия башланып китте. Бүгенге көндә биредә Татарстанның Биектау районының Олыяз, Бөреле, Сая, Биек Тау поселыгы һ.б. авыллардан килгән 13 имам-хатыйплар белем ала. 4 октябрьдә башланып киткән уку ике атна дәвам итәчәк.