string(35) "http://dumrt.ru/news/news_7384.html"
03.10.2011 14:58

2011 елның 2 октябрендә Бөгелмә үзәк мәчетендә башлангыч мәдрәсә үзенең эшчәнлеген башлап җибәрде. Беренче оештырылган укучылар җыелышында 50дән артык кеше катнашкан. Очрашуны Рөстәм хәзрәт Хәйруллин дини гыйлемнең фазыйләтләре турындагы вәгазь белән ачып җибәрде. Соңыннан дәресләрнең классларга бүленүе, вакыты һәм урыны турында ачыклап үттеләр.

Җыелыш ахырында Аллаһы Тәгаләдән файдалы һәм бәрәкәтле гыйлемнәр сорап дога кылынды.