string(35) "http://dumrt.ru/news/news_7385.html"
03.10.2011 12:51

2011 елның 3 октябрендә Казан ислам көллиятендә Татарстан Җөмһүрияте мөселманнарының Диния нәзарәте мөселман яшьләре арасында дартс спорт төре буенча шәһәр ярышлары үткәрде. Үткәрелгән чарада 70тән артык кеше катнашты. Беренче урынга КИКнең III курс студенты Камалетдинов Айнур, икенче урынга “Мәрҗани” мәчетеннән Магзанов Фәнис, өченче урынга КИКнең I курс студенты Хвайдаев Бәхтияр лаек дип табылдылар.

Җиңүчеләргә дипломнар, медальләр һәм истәлекле бүләкләр тапшырылды.